420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Казахстанның Нур-Солтан шәһәрендә «Барыс» командасына каршы уенда җиңде. «Барыс» — «Ак Барс» уены исәбе – 2:4.
Беренче период. Ундүртенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Кирилл Петров исәпне ачты (0:1). Уналтынчы минутта «Барыс» хоккейчысы Кирилл Панюков гол кертте (1:1).
Икенче период. Икенче минутта, «Барыс» күпчелектә уйнаган вакытта, Кирилл Панюков Казан командасы капкасына икенче алкасын кертте (2:1). Бер минут үтүгә, «Ак Барс» күпчелегендә Найджел Доус исәпне тигезләштерде (2:2). Дүртенче минутта Станислав Галиев «Ак Барс»ны бер алкага алга чыгара алды (2:3).
Өченче периодның беренче минутында ук «Ак Барс» һөҗүмчесе Патрис Кормье гол кертте (2:4).
Командалар составы:
«Барыс»
«Ак Барс»
Киләсе уенны «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» — «Авангард» матчы 15 гыйнвар көнне 19:00 сәгатьтә башлана.