news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда хоккей буенча дүрт милләт турниры була

Матчларда Россия, АКШ, Швейцария һәм Словакиянең яшүсмерләр җыелма командалары катнашачак.

Казанда хоккей буенча дүрт милләт турниры була
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). 13-15 декабрьдә Казанда Спорт сараеның боз мәйданчыгында 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр җыелма командалары арасында Халыкара хоккей турниры — дүрт милләт турниры була. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Дүрт милләт турниры (Турнир четырех наций) — хоккей сезоны дәвамында (сентябрь–март) үткәрелә торган традицион ярыш, ул Россиядә генә түгел, Европаның башка илләрендә дә үткәрелә. Быел турнирны үткәрү урыны итеп Россиянең иң зур шәһәрләренең берсе - Казан сайланган. Ул күп еллар дәвамында олылар һәм балалар — яшүсмерләр хоккейының үрнәк үсешен күрсәтә, диелә хәбәрдә.

Казанда узачак матчларда Россия, АКШ, Швейцария һәм Словакиянең яшүсмерләр җыелма командалары катнаша.

Турнирны ачу тантанасы 13 декабрь көнне 18.30 сәгатьтә башлана. Җанатарлар өчен керү ирекле.

Турнир расписаниесе:

13 декабрь:

  • 15: 00-Швейцария — АКШ
  • 19: 00-Россия-Словакия

14 декабрь:

  • 15: 00-АКШ — Словакия
  • 18: 30 — Россия — Швейцария

15 декабрь:

  • 15: 00-Словакия — Швейцария
  • 18: 30-Россия-АКШ
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100