news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фанатларының баннеры өчен «Рубин» клубы 25 мең сум штраф түләячәк

Россия футбол берлеге Казан клубына җанатарларының «Фанат- җинаятьче түгел» баннеры өчен штраф салган.

 Фанатларының баннеры өчен «Рубин» клубы 25 мең сум штраф түләячәк
www.rubin-kazan.ru

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Җанатарларның баннеры өчен Казанның «Рубин» клубына 25 мең сум штраф салганнар. Бу хакта Россия футбол берлегенең Контроль-дисциплина комитеты башлыгы Артур Григорьянц сүзләренә сылтама белән «Спорт-Экспресс» хәбәр итә.

Россия футбол берлегенең Контроль-дисциплина комитеты «Фанат- җинаятьче түгел» баннеры өчен штраф салган. «Рубин» җанатарлары бу баннерны «Фишт» стадионында элеп калдырган.

«Фишт» стадионында «Рубин» белән «Сочи» матчы 1:1 исәбе белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100