news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның фигуралы шуучысы Казанда Россия Кубогының IV этабында көмеш медаль алды

Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов кыска һәм ирекле программада 227,13 балл җыйды.

Татарстанның фигуралы шуучысы Казанда Россия Кубогының IV этабында көмеш медаль алды

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Александр Комарова). Татарстанның фигуралы шуу остасы Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов (Мәскәү) Россия Кубогының IV этабында икенче урынны яулады.

Бүгенге көндә бу пар ирекле программада - 148,41 балл, ә кыска һәм ирекле программа нәтиҗәләре буенча 227,13 балл җыйды.

«Миңа монда рәхәт, барысы да шатлана, исәнләшәләр. Минем монда сигез ел чыгыш ясаганым юк. Өйдә шуу күңелле», — дип уртаклашты хис-кичерешләре белән Евгения Тарасова.

Бу этапта Санкт-Петербург спортчылары Анастасия Мишина һәм Александр Галләмов (гомуми нәтиҗә — 233,09 балл) җиңде.

Өченче урында — Санкт-Петербург данын яклаучылар Александра Бойкова һәм Дмитрий Козловский (гомуми балл 220,30 — 79,61 балл кыска программа өчен, 140,69 — ирекле программа өчен).

Россия Кубогының IV этабы Казанда 8-12 ноябрь көннәрендә уза. Бүген һәм иртәгә кызлар һәм егетләр ярышы дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100