news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Кырлай авылында «Аударыш» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

Быел беренче урынны 2019 елда җиңүче булган Динар Хәйбриев яулады.

Яңа Кырлай авылында «Аударыш» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды
Зилә Мөбәрәшина

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Арча районы Яңа Кырлай авылында җиденче тапкыр «Ат көне» бәйрәме үткәрелде. «Аударыш» бәйгесендә Лениногорск районыннан Динар Хәйбриев беренче урынга лаек булды.

«Көндәшләр көчле иде. Һәр атның үз тактикасы бар, бу бәйгедә техниканы аңларга һәм хәйләкәр булырга кирәк. Җиңүнең 70 проценты аттан тора», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Динар Хәйбриев — 2019 елда «Аударыш» бәйгесе җиңүчесе.

Динар Хәйбриев чиста нәселле татар атына утырып ярышты. «Бу токым бик чыдам. Кышын хәтта карны казып, азык эзли, үз-үзен ашата ала», — дип сөйләде ул.

Икенче урынга — Лениногорск районыннан Самат Нәбиуллин, өченче урынга Тукай районыннан Инсаф Хөсәенов лаек булды.

Җиңүчеләргә акчалата бүләк тапшырылды. Ярышларның приз фонды ике миллион сумга якын тәшкил итте.

«Ат көне» Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстанның ат үрчетү һәм ат спорты федерациясе ярдәме белән уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100