news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Сотников экипажы «Каган алтыны» ралли-рейдының икенче этабында җиңү яулады

Ярышлар Иделнең сул як яры буйлап салынган 272 километрлы катлаулы трассада үткән. 

Дмитрий Сотников экипажы «Каган алтыны» ралли-рейдының икенче этабында җиңү яулады

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Дмитрий Сотников экипажы «Каган алтыны» раллиеның икенче этабында җиңү яулады. Экипаж махсус участокны 3 сәгать 25 минут һәм 15 секунд эчендә узды. Бу хакта «Камаз-мастер» командасының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

272 километрлы махсус участок Иделнең сул як яры буенда салынган. Стартка эләгү өчен узышчылар, Досанг бистәсе юнәлешендә, 74 километрлы лиазон аша үтәләр. 

Маршрутның бу өлешендәге сикәлтәле юл экипажны ардыра һәм техникага начар тәэсир итә. Трассадан узышчыларның туктап калуы турындагы хәбәрләр даими килеп торган. 

«Камаз экипажлары да техник проблемаларга юлыкты. Айрат Мәрдиев машинасында турбинаны алыштырырга туры килде. Эдуард Николаевның тормозлары белән кыенлыклар килеп чыкты. Андрей Каргинов экипажы, туктап, тәгәрмәчләрен алыштырды», — дип билгеләп үттеләр матбугут хезмәтендә

«Каган алтыны» ралли-рейдының башында Сотников экипажының беренче килүе турында хәбәр иткән идек. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100