Универсиаданың көмеш призеры Чесаков: “Спортның су төрләре сарае - идеаль”

Россиялеләр Виктор Миңнебаев һәм Артем Чесаков суга синхрон сикерүдә икенче булганнар

 (Казан, 11 июль, «Татар-информ», Кристина Иванова). Бүген Универсиадада Виктор Миңнебаев һәм Артем Чесаков суга синхрон сикерүдә “көмеш” яулаганнар.

Россиялеләр нәтиҗәсе - 421,71 балл. “Бронза”ны мексиканнар Алехандр Гарсия Наварро һәм Герман Санчес алган.

Кытай спортчылары Хуо Лян һәм Инь Хон (433,83) җиңүчеләр булганнар.

Ярышлар тәмамлангач, журналист белән әңгәмәдә Чесаков старт алдыннан бераз борчылганын әйтте. “Универсиада планы үтәлде, дип уйлыйм. Мин безне нинди көндәшләр көтәчәген, Кытай спортчылары, мексиканнарның көчен белдем”, -дип билгеләде сикерүче.

Казанда Универсиаданы оештыру дәрәҗсен бәяләп, Чесаков: “Барысы да бик шәп, бигрәк тә, Универсиада авылында. Бик яхшы ашаталар. Спортның су төрләре сарае – идеаль. Мин бик канәгать”, - диде.