Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Универсиадада Россиянең футбол буенча җыелмасы Кытай командасын җиңде
Матчның 66 нчы минутында хисапны “Рубин” һөҗүмчесе Владимир Дядюн ачты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 10 июль, “Татар-информ”, Илдар Райманов). 2013 ел Универсиадасында Россиянең футбол буенча җыелма командасы Кытайның студентлар илкүләм командасын җиңде. Игорь Шалимов карамагындагылар төркем этабы матчында 66 нчы минутта гына хисапны “Рубин” һөҗүмчесе Владимир Дядюн ача алды һәм ул керткән туп Универсиаданың Социаль шәһәрчектәге төп стадионы трибуналарын алкышлар белән шартларга җиткерде. Россиялеләр өстенлекне саклый килеп, матч тәмамланыр алдыннан исәпне икеләтә арттыра алды: уенның 90 нчы минутында Безлихонтов таблода 2:0 саннары чыгуга иреште.
Россиялеләр 2 җиңү нәтиҗәсе буенча үз төркемнәрендә мөмкин булган 9 очконың 6сын җыеп, 1 нче урынга чыкты, шул рәвешле, 12 июльдә булачак чирек финалда Россиянең футбол буенча җыелмасы Канада илкүләм командасы белән кырда көч сынашачак.
Универсиада. “А” төркеме
III тур
Россия – Кытай – 2:0 (0:0)
Голлар: 1:0 – Дядюн (66), 2:0 – Безлихотнов (90).
Россия: Кобозев, Устинов, Никитин, Зуев, Голубев, Васильев, Фомин, Никифоров, Чочиев, Войнов, Дядюн.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз