news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы шахмат буенча онлайн-турнирда катнашырга чакыра

Ярышлар мәгълүмат агентлыгының 30 еллыгына багышлана, ә турнирның беренче раунды бүген – якшәмбе көнне, 5 апрельдә 15: 00 сәгатьтә башлана.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы шахмат буенча онлайн-турнирда катнашырга чакыра

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Якшәмбе көнне, 5 апрельдә, шахмат буенча онлайн-турнир башлана, аны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы оештыра. Анда әлеге уенны яратучы һәркем катнаша ала. Ярышлар мәгълүмат агентлыгының 30 еллыгына багышлана.

Онлайн-ярыш Lichess.Org платформасында узачак, турнирга сылтама: https://lichess.org/tournament/hZCUvvKV.

Турнирда катнашу өчен бары кушымта урнаштырырга һәм теркәлергә генә кирәк. Ярышларда катнашу бушлай. Кушымтаны ПК һәм iOS һәм Android мобиль җайланмасында эшләргә була.

Турнир регламенты: партияләр һәр катнашучыга 7 минут вакыт контролендә уйнала. Турнир 2 сәгать бара. Очко автомат рәвештә кушымтада һәр уйналган партиядән соң куелып барыла.

Турнир берничә раундта узар дип планлаштырыла. Аларның беренчесе якшәмбе көнне, 5 апрельдә Мәскәү вакыты белән 15:00 сәгатьтә башлана һәм ике сәгать дәвам итәчәк.

Һәр раунд нәтиҗәләре буенча беренче өч урынны алган катнашучылар «Татар-информ»нан махсус призлар белән бүләкләнәчәк. Бүләкләү карантин чоры тәмамланганнан соң мәгълүмат агентлыгы редакциясендә узачак.

«Татар-информ» агентлыгы турнирның барлык укучыларына күңел күтәренкелеге һәм оптимизм тели.

Өйдә калыгыз һәм спорт белән дус булыгыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100