Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Ак Барс" Санкт-Петербургта оттырды, ә "Нефтехимик" Череповецта җиңде
"Ак Барс" Санкт-Петербургта оттырды, ә "Нефтехимик" Череповецта җиңде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 11 март, "Татар-информ", Фәрит Җиһангиров). Казанның "Ак Барс" командасы Россия хоккей Суперлигасы чемпионатында 10 матчлы оттырышсыз сериясен өзде. Кичә Зиннәтулла Билалетдинов командасы Санкт-Петербургның СКА командасына 4:5 исәбе белән оттырды. Казан клубы составында Ковальчук, Козлов, Морозов һәм Зарипов аерылып торды.
"Ак Барс" турнир таблицасында дүртенче урында калды, плей-оффның 1/4 финалында аның көндәше Ярославльнең "Локомотив" командасы булыр, мөгаен. Тимер юлчылар командасы соңгы турда кунакта "Магнитка"ны җиңде (2:1), ярославльлеләр арасыннан җиңү алкасын овертаймда Алексей Яшин кертте. Түбән Каманың "Нефтехимик" Череповецта "Северсталь" 2:1 исәбе белән җиңеп, плей-оффка чыгу мәсьәләсен хәл итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз