Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан «Дуслык кубогы» Бөтенроссия хоккей турнирын үткәрә
Ярышлар 17-20 февральдә Казан епархиясе һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте инициативасы белән узачак.
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). 17-20 февральдә Казанда «Дуслык кубогы» Бөтенроссия хоккей турниры узачак.
Анда ТР башкаласы, Санкт-Петербург, Севастополь, Североморск, Салават һәм Кузнецк спортчылары катнашачак. Ярышларны Казан епархиясе һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.
Турнир берничә мәйданчыкта узачак: боз спорт сараенда һәм «Триумф» аренасында. Матч-ачылыш 18 гыйнварда 15.00 сәгатьтә Боз спорт сараенда була. Биредә үк 19 февральдә 10.00 сәгатьтә турнирның финал уеннары башлана. Шулай ук 19 февральдә 16:00 сәгатьтә «Төнге хоккей лигасы» уенчылары Казанның «Черек күл» паркы бозында иптәшләрчә матч уздырачак.
Ярышларның инициаторлары билгеләп үткәнчә, турнир республикада тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүне, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән. Тамашачылар өчен шоу-программа оештырылачак. Иң яшь җанатарларны күңелле конкурслар, хәрәкәтле уеннар һәм башка күңел ачу чаралары көтә. Шулай ук турнир кысаларында күргәзмә матчлары да узачак, дип хәбәр ителә Татарстан митрополиясе сайтында.
- Беренче дуслык кубогы бер ел элек уйнатылган иде. Финал матчы Раифа Богородицкий монастыре янындагы боз мәйданчыгында узды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз