Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Салават Фәтхетдиновның улы боз автоярышлары буенча Россия кубогында җиңгән
AG Team командасы пилоты Рөстәм Фәтхетдинов 1600 классында җиңеп чыккан.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм Фәтхетдинов боз өстендәге автоярышлар буенча Россия кубогында җиңеп әтисенә туган көн бүләге ясады, дип хәбәр итә җырчының матбугат үзәге.
Кичә Архангельск өлкәсенең Вельск шәһәрендә боз өстендәге автоярышлар буенча Россия кубогының икенче этабы тәмамланды. Катлаулы һава шартларына карамастан, Татарстан спортчылары яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәр.
AG Team командасы пилоты Рөстәм Фәтхетдинов 1600 классында җиңеп чыккан. «Улымның җиңүе - туган көнемә иң зур бүләк. Рөстәм Татарстан флагы астында чыгыш ясый. Мин аның республика данын яклавына горурланам», дигән Салават Фәтхетдинов.
«Вельск трассасы түбәнлектә урнашуы белән катлаулы. 30 градуслы суыкта боз ак тузанга әверелеп күз күремен кыенлаштыра. Әмма шуңа да карамастан, Рөстәм Россия кубогының Тольяттидагы беренче этабы җиңүен кабатлый алды», дип хәбәр итә матбугат үзәге.
Әлеге ярышларның төрле классларында Татарстан спортчылары җиңү яулаган. «Логан» классы буенча Рәис Миңнеханов, 140 классында Европа чемпионы Айдар Нуриев җиңгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз