news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районы Югары Шытсу авылында «Итекле футбол» ярышы булып узды

Командалар грамота һәм акчалата бүләкләр алды.

Саба районы Югары Шытсу авылында «Итекле футбол» ярышы булып узды
https://saby.tatarstan.ru/

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). 8 гыйнвар көнне Саба районының Югары Шытсу авылында спорт һәм сәламәтлек ункөнлеге уңаеннан «Итекле футбол» ярышы булып узды.

Бүләкләү тантанасында һәм ярышта Саба районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов катнашты.

Урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урында «Шытсу1» командасы, икенче урында — «Шытсу2» һәм өченче урынга «Саба» командасы лаек булды.

Командалар грамота һәм акчалата бүләкләр алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100