news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Махсус Олимпиада үткәрү турында: Бу спортка караганда да әһәмиятлерәк

2022 елгы Махсус Олимпиада Казанда өч меңгә якын делегат җыячак.

Миңнеханов Махсус Олимпиада үткәрү турында: Бу спортка караганда да әһәмиятлерәк
tatarstan.ru

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram битендә Казанда Махсус олимпиада үткәрүгә багышланган видеоролик бастырды. Видео аша Россиянең танылган спортчылары уеннарга үз карашларын белдерә. Республика җитәкчесе шулай ук үз фикерен җиткерде.

«Казан Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпиада уеннарын кабул итәчәк! Бу спортка караганда да әһәмиятлерәк!» - дип язды ул.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Бөтендөнья уеннары Казанда 2022 елның 22-28 гыйнварында узачак.

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Казан өч меңгә якын делегат — спортчылар, партнерлар, тренерлар, спорт командалары әгъзаларын кабул итәргә ниятли. Чараны үткәрүгә өч меңгә якын волонтер җәлеп итү планлаштырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100