news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин допингка каршы агентлыкның Россия спортчыларын читләштерү карарын шәрехләде

«Бөтендөнья допингка каршы агентлыгының (WADA) карары Олимпия хартиясенә каршы килә», - дип искәртте ул.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин Парижда «Нормандия форматы»нда узган очрашу нәтиҗәләре буенча үткәрелгән матбугат конференциясе барышында Бөтендөнья допингка каршы агентлыгының (WADA) Россия спортына бәйле карарына аңлатма бирде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Владимир Путин кабул ителгән карарны анализларга кирәклеген искәртте һәм Россия Олимпия комитетына карата дәгъваларның булмавы илебез спортчылары өчен милли флаг астында чыгыш ясау мөмкинлеге саклануын аңлата дип белдерде.

«Бу җәһәттән Бөтендөнья допингка каршы агентлыгының (WADA) карары Олимпия хартиясенә каршы килә. Һәм безнең аны Лозаннадагы Спорт арбитраж судына бирү өчен тулы нигезебез бар», - дип искәртте ул.

«Әмма аларның кайсы да булса күмәк җәза бирү турында шундый карарлар кабул итә икән, мондый карарларның нигезендә дөнья спортының чисталыгын кайгырту түгел, ә спорт һәм Олимпия хәрәкәте мәнфәгатьләре белән бернинди уртаклыгы да булмаган сәяси характердагы фикерләр ята дип уйларга тулы нигез бар», - дип өстәде ул.

Бөтендөнья допингка каршы агентлыгы (WADA) Башкарма комитетының, олимпиадалар һәм дөнья чемпионатларын да кертеп, Россияне дүрт елга зур халыкара турнирларда катнашу хокукыннан мәхрүм итте. Россия допингка каршы агентлыгы (РУСАДА) тәңгәллек статусыннан мәхрүм ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100