news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары, алты алка кертеп, көндәш команданы җиңде

«Торпедо» — «Ак Барс» матчы исәбе — 2:6.

«Ак Барс» хоккейчылары, алты алка кертеп, көндәш команданы җиңде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Түбән Новгород шәһәрендә «Торпедо» уенчыларына каршы уйнады. Матч Казан командасы файдасына 6:2 исәбе белән тәмамланды.

Әлеге матчта «Ак Барс» һөҗүмчесе Михаил Глухов көндәш команда капкасына ике гол кертте. Моңа хәтле өч уен рәттән ул керткән алкалар, гол кергән вакытта кагыйдә бозылу сәбәпле, саналмаган иде.

Беренче период. Бишенче минутта «Торпедо» уенчысы Сергей Гончарук исәпне ачты (1:0). Сигезенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Михаил Глухов исәпне тигезләштерде (1:1). Унөченче минутта Казан командасы сакчысы Данил Журавлёв гол кертте (1:2).

Икенче период. Бишенче минутта «Ак Барс» сакчысы Дмитрий Юдин алка кертте (1:3). Сигезенче минутта, «Торпедо» күпчелектә уйнаганда, Иван Чехович, «Ак Барс» капкасына гол кертеп, командасының артка калышуын киметте (2:3).

Өченче период. Җиденче минутта Михаил Глухов «Торпедо» капкасына үзенең икенче алкасын кертте (2:4). Уналтынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Наджел Доус гол кертте (2:5). Унҗиденче минутта Александр Бурмистров Казан командасы өчен алтынчы алканы кертте (2:6).

Командалар составы:

«Торпедо»

  • Мельничук (Тихомиров);
  • Чехович − Миле − Җафаров, Уайдмэн − Пайгин;
  • Шенфельд − Клус − Дер-Аргучинцев, Марин − Орлов;
  • Шварц − Белевич − Гончарук, Ручкин − Мишарин;
  • Ураков − Ильин − Веряев, Бобряшов.

«Ак Барс»

  • Рейдеборн (Мифтахов);
  • Емец — Азеведо — Петров, Юдин — Лямкин;
  • Галиев — Кормье — Воронков, Викстранд — Педан;
  • Доус — Да Коста — Тихонов, Журавлёв — Рукавишников;
  • Лукоянов — Бурмистров — Глухов (Сафонов), Лучевников.

Киләсе уенны «Ак Барс» Чиләбе шәһәрендә «Трактор» командасына каршы үткәрәчәк. Матч 12 ноябрь көнне 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100