Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин киләсе елдан мәктәпләрдә йөзү дәресләрен кертергә кушты
Бу инициатива белән дәүләт башлыгы РФ Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү советы утырышында чыгыш ясады.
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин балаларны йөзәргә өйрәтүне 2022 елдан балаларны белем бирү һәм оешкан балалар ялы системасына кертүне йөкләде.
Путин сүзләренчә, Советлар Союзы вакытында хакимиятләр бассейннарны «зиннәтле әйбер» дип караган. Әмма, аның фикеренчә, «йөзү — ул спорт төре генә түгел, ә тормыш өчен кирәкле күнекмә, сәламәтлекне чыныктыру». Бу турыда ТАСС хәбәр итә.
«Балаларны белем бирү һәм оешкан балалар ялы системасында йөзәргә өйрәтүне күздә тотарга кирәк. Балаларны йөзәргә өйрәтү программасын финанслауны киләсе, 2022 елдан федераль дәрәҗәдә дә, төбәк дәрәҗәләрендә дә башлыйбыз», — диде Президент.
Владимир Путин кирәкле нәтиҗәгә ирешү өчен аерым ведомствоара программа кирәк булачак, дип өстәде. «Аны үзебездә модульле бассейннарны җитештерүне исәпкә алып эшләргә кирәк. Хәзер моны эшләү дә элекке заманнарга караганда күпкә гадирәк», — дип ышаныч белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз