news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирина Роднина: Алинә Заһитованы Россия җыелмасыннан чыгару турында уйларга кирәк

Кичә Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Россия җыелма командасының контроль прокатларында катнашмаячагын белдерде.

Ирина Роднина: Алинә Заһитованы Россия җыелмасыннан чыгару турында уйларга кирәк
https://www.instagram.com/azagitova

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Өч тапкыр олимпия чемпионы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирина Роднина 2018 елгы олимпия чемпионы Алинә Заһитованың 12-13 сентябрьдә узачак фигуралы шуу буенча Россия җыелма командасының контроль прокатларында катнашмау карарын шәрехләде. Бу турыда «Спорт-Экспресс» хәбәр итте.

Алинә Заһитова үзенең карарын «Ледниковый период» проектында катнашуы белән аңлатты.

«Заһитова — балигъ булган олы кеше. Теләсә кайсы гражданин кебек, аның теләсә кайсы тапшыруларда төшәргә тулы хокукы бар. Ул — профессионал спортчы, һәм моның белән акча эшли. Әйе, кыз тамаша файдасына сайлау ясаган», — ди Роднина.

Аның сүзләренчә, бу коммерция ысулы — прокатка бит берничә йөз кеше киләчәк һәм аның формасы турында фикер алышулар башланачак, ә Беренче каналда ул һәр атна саен ялтыраячак һәм шул ук вакытта гонорар алачак. Тик, дөресен генә әйткәндә, ул акыллырак булса, уку белән бәйле рәвештә катнашмыйм, дип әйтер иде», — дип китерә Роднина сүзләрен «Спорт-Экспресс».

Шул ук вакытта, Дәүләт Думасы депутаты фикеренчә, бу фигуралы шуу остасының карьерасы тәмамлану дигән сүз түгел. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100