news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рубин» — «Ростов» матчы 16 июльгә күчерелде

Матчларның тыгыз расписаниесе булганлыктан арбитрларга видеоярдәм күрсәтү системасы турның барлык уеннарында да бер көндә кулланыла алмый иде.

«Рубин» — «Ростов» матчы 16 июльгә күчерелде
https://www.rubin-kazan.ru

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). «Рубин» белән «Ростов» арасында 15 июльдә узарга тиешле Россия Премьер-Лигасының 29нчы туры матчы икенче көнгә (16 июль) күчерелгән һәм «Ак Барс Арена»да 18:00 сәгатьтә башланачак.

Матчларның тыгыз расписаниесе һәм (VAR) видеоярдәм күрсәтү системасы белән бәйле рәвештә, шундый карар кабул ителде. Россия Премьер-Лигасы шулай ук клублар белән килештерде һәм 29нчы турның тагын бер матчын бер көнгә күчерде: Мәскәүдә «Локомотив» белән ЦСКА да 16 июльдә уйнаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100