news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы шахматчылары Аргентина командасын җиңде

Яр Чаллы һәм Сан-Луис шәһәрләренең (Аргентина) хатын-кызлар командалары арасында шахмат матчы lichess.org сайтында узды.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ», «Шәһи Чаллы»). Чаллы шахматчылары Аргентина командасын җиңгән. Бу хакта җирле басма яза.

Чаллы данын «Этюд» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады, Аргентина җыелма командасы «Ла Пунта» университеты тарафыннан формалаштырылды.

Аргентина командасын гроссмейстер Клаудия Амура, Чаллыны иң титуллы шахматчы — ФИДЕ мастеры Зәринә Шәфигуллина җитәкләде, диелә хәбәрдә.

Бер сәгатьлек уен Чаллы командасының җиңүе белән тәмамланды, матч нәтиҗәсе 149га 92. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100