Казан Универсиадасы ачылышы тантанасын рекорд санда - 1,2 млрд. кеше караган. Бөтенесенең телендә Казан булды – Игорь Сивов

Казан “Твиттер”да дөньякүләм топка керде, ди ул

 (Казан, 10 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 7 июль төнге 1 сәгать 40 минутта тәмамланган студентларның XXVII Бөтендөнья җәйге спорт уеннарын – Казан Универсиадасын ачу тантанасын рекорд санда - 1,2 млрд. кеше караган. Бөтенесенең телендә Казан булды: Казан яңалыклар тасмаларында беренче урыннарга чыкты, “Твиттер”да дөньякүләм топка керде.

Бүген журналистлар белән очрашкан “Казань 2013” башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары, Универсиада ачылышы һәм Уеннарны ябу тантаналары башкарма директоры Игорь Сивов шулай дип игълан итте. Нәкъ менә шушы хәл күбесенең, нишләп читтә калам соң әле дип, дәррәү кубып спорт чараларына һәм Универсиаданың ябылышы тантанасына билет юллап чыгарга этәргеч булган, хакерлар атакасы кебек, кинәт кассаларга атака ясалган һәм билет сатып алу мәсьәләсе проблемасын китереп чыгарган, дип саный. Казан Универсиадасы Олимпия уеннары белән ярыша, Казанда мондый хәлнең моңарчы булганы юк иде, ди ул.