news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Кайбычта Сабан туе батырына тәкә, кер юу машинасы, туңдыргыч биргәннәр
Укучылар арасында батыр калучыга шулай ук тәкә һәм велосипед бүләк ителде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку

kaibicy.ru/
(Казан, 10 июнь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбычның район Сабан туенда батыр калган Владимир Токсаровка автомат кер юу машинасы, “Позис” туңдыргычы һәм тәкә тапшырылган. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.
Һәр елдагыча милли көрәш бәйгесен укучылар башлап җибәрде. Укычылар 33, 38, 45, 57 килограммга кадәр һәм 57 килограммнан артык үлчәү авырлыгында бил алышса, ир- егетләр 65,75 килограммга кадәр һәм 75 килограммнан югары авырлыкта көч сынашты. Хөкемдарлар һәр көрәшченең матур алымнарын исәпкә алып, гадел бәя биреп барды.
Һәр үлчәү авырлыгында җиңүчеләр һәм призерларны ачыкладылар. Соңыннан һәр үлчәү авырлыгында җиңү яулаучылар абсолют батырны билгеләү өчен үзара көч сынашты.
Быелгы Сабан туенда Кече Мәме авылы егетләренә уңыш елмайды. Укучылар арасында шул авылдан Кирилл Козин, ә ир-егетләр арасында Владимир Токсаров абсолют батыр калды.

Укучылар арасында җиңүчегә символик бүләк - тәкә белән бергә велосипед бүләк иттеләр. Ә 2019 елның баш батыры Владимир Токсаровка автомат кер юу машинасы, “Позис” туңдыргычы һәм тәкә тапшырылды. Барлык җиңүчеләргә, призерларга бүләкләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot