news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан кызы Казанда йөзү буенча Россия чемпионатында бронза медаль алды

Мәскәү җыелма командасы рәсми булмаган гомумкоманда зачетында йөзү буенча Россия чемпионатында җиңде.

Татарстан кызы Казанда йөзү буенча Россия чемпионатында бронза медаль алды
https://minsport.tatarstan.ru/

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның йөзү буенча җыелма командасының 16 яшьлек вәкиле Рената Гайнуллина Казанда узган йөзү буенча Россия чемпионатында бронза медаль яулады. Хатын-кызлар арасында финалда 200 метрга аркада йөзү ярышында Татарстан спортчысы өченче нәтиҗә белән финишка килде (2 мин. 13,15 сек).

Шулай итеп, Россия чемпионатында Татарстан спортчылары җиде медаль (1 алтын, 3 көмеш һәм 3 бронза) яулады. Бу гомумкоманда рәсми булмаган медаль зачетында унынчы нәтиҗә булды.

Мәскәү йөзүчеләре иң күп медаль (алтын медальләр дә, гомуми сан буенча да) яулады. Алар исәбендә төрле дәрәҗәдәге 32 медаль: 12 алтын, 11 көмеш һәм 10 бронза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100