news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олимпиада призеры Данил Садриев: Миңнеханов быел трамплиннарга ремонт ясалачак, диде

Тумышы белән Лениногорскидан булган Данил Садриев Россия җыелмасы составында чаңгыда трамплиннан сикерү буенча катнаш команда ярышларында көмеш медальгә лаек булды.

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Дамир Садриев). Чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Пекиндагы Олимпия уеннарының көмеш призеры Данил Садриев 2022 елда Лениногорскида трамплиннарны ремонтлый башлаячаклары турында белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Татарстан Президенты белән сөйләштек. Ул быел Лениногорскида трамплиннарга ремонт ясалачак, диде. Моны эшләячәкләренә ышанам. Чөнки бик сәләтле балалар бар. Алар әле кечкенәрәк, әмма талантлы. Ремонт эшләрен башкарсалар, барысы да яхшы булачак дип уйлыйм», - диде Садриев.

Тумышы белән Лениногорскидан булган Данил Садриев Россия җыелмасы составында чаңгыда трамплиннан сикерү буенча катнаш команда ярышларында көмеш медальгә лаек булды. Шәхси ярышларда 18 яшьлек спортчы, россиялеләр арасында иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, 8нче урынны яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100