news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышның «Лачын» хокккей командасы Татарстан чемпионы булган

Татарстан чемпионнары, яңа көч туплап, Россия чемпионатында катнашырга җыена.

Актанышның «Лачын» хокккей командасы  Татарстан чемпионы булган
https://aktanysh.tatarstan.ru/

(Актаныш, 10 март, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Ләйсән Тимерова). Көз көне башланган Татарстан беренчелегенә хоккейчыларның Алабуга шәһәрендә узган финал уеннары ачыклык кертте.

Ярымфиналда Биектау командасы белән 6:2 исәбенә җиңү яулаган Актаныш «Лачын» командасы финалда җанатарларына тагын да сөенечле мизгелләр бүләк итте. Тарихи хәлиткеч уенда «Лачын»нар Лениногорскның «Нефтяник» командасын 4:0 исәбе белән җиңеп, чемпион калды. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Хоккейчы егетләрне һәм команда тренеры Риф Нурмеевны Актанышта район Советы бинасы каршында шарлар, чәкчәк һәм тортлар белән район җитәкчелеге, ата-аналар һәм җанатарлар каршы алды.

Актанышның хоккей федерациясе президенты Энгель Фәттаховка «Лачын» спорт мәктәбе — боз спорт сарае директоры Рамил Галиев «Лачын» хоккей командасы — Татарстан чемпионнары исеменнән җиңүче медален тапшырды.

Татарстан чемпионнары, яңа көч туплап, Россия чемпионатында катнашырга җыена. Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов шушы көннәрдә чемпионнарны һәм команда тренеры Риф Нурмеевны кабул итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100