news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марк Адамс Камилә Вәлиеваның допинг-пробасы темасын имеш-мимешләр дип атады

Мин бу темага бәйле имеш-мимешләргә аңлатма бирмим, дигән Халыкара Олимпия комитеты матбугат хезмәте башлыгы.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Халыкара Олимпия комитеты матбугат хезмәте башлыгы Марк Адамс фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваның допинг-тестына бәйле вазгыять турындагы сорауга җавап бирде. Бу хакта «Чемпионат» порталы хәбәр итә.

«Мин бу темага бәйле имеш-мимешләргә аңлатма бирмим. Кичә билгеле бер юридик хәл килеп туды, әмма моны шәрехләү урынсыз. Допинг табылуга бәйле потенциаль очрак — спекуляция ул. Мин бу эшне кем алып баруын әйтмим. Бу — юридик момент, эш бара. Бүләкләү тантанасы турындагы мәгълүматка килгәндә, анысы да имеш-мимешләр», — диде Халыкара Олимпия комитеты матбугат хезмәте башлыгы.

Шунысын да искәртик: Камилә Вәлиеваның допинг-тесты турындагы имеш-мимешләргә фигуралы шуу буенча Россиянең атказанган тренеры Этери Тутберидзе элегрәк аңлатма биргән иде. 15 яшьлек спортчы исә Пекинда күнегүләр үткәрү өчен бозга чыкты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100