news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыкара допинг-тестлаштыру агентлыгы Камилә Вәлиева белән булган хәлгә аңлатма бирде

Камилә Вәлиева хатын-кызлар арасында ирекле программада турнирны ышанычлы җиңү белән тәмамлады.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Артур Хәлилуллов). Пекинда узучы Олимпия уеннарында Камилә Вәлиева белән булган хәл буенча бернинди рәсми карар да кабул ителмәде. Бу хакта Халыкара допинг-тестлаштыру агентлыгы (ITA) хәбәр итә.

«Халыкара допинг-тестлаштыру агентлыгы Пекинда узучы кышкы Олимпия уеннарында фигуралы шуу буенча команда ярышларында бүләкләү тантанасы кичектерелгәннән соң таралган төрле хәбәрләр турында белә. Әлеге вакыйгалар белән бәйле теләсә нинди белдерү һәрвакыт ITA сайтында дөнья күрәчәк һәм аларга башка төрле аңлатма бирелмәячәк. Бүгенге көндә мондый белдерү дөнья күрмәде», - дип шәрехли әлеге хәбәрне ТАСС агентлыгы.

Элегрәк гаммәви мәгълүмат чаралары Камилә Вәлиеваның ярышлардан читләштерелмәячәге, ә Россия җыелмасы фигуралы шуу буенча команда турнирында яулаган алтын медален саклап калачагы турында хәбәр тараткан иде.

Моңа кадәр Вәлиеваның, имештер, допингка уңай тест тапшыруы турында хәбәр ителде. Insidethegames мәгълүматлары буенча, нәкъ менә 15 яшьлек Вәлиеваның тест нәтиҗәләре Пекинда узучы Олимпия уеннарында фигуралы шуу буенча команда турнирында Россия җыелмасына алтын медаль тапшыру тантанасының тоткарлануына сәбәпче булган.

Шунысын да искәртик: фигуралы шуу буенча Россия җыелмасы команда турнирында алтын медаль яулады. Камилә Вәлиева исә хатын-кызлар арасында ирекле программада турнирны ышанычлы җиңү белән тәмамлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100