news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга районы Морт авылында яшәүче үз акчасына спорт комплексы төзеткән

Бу бинаны төзү һәм аның белән бәйле башка чыгымнарны Фәйзелхан Әхмәтҗанов үз өстенә алган.

Алабуга районы Морт авылында яшәүче үз акчасына спорт комплексы төзеткән
http://alabuganury.ru/

(Алабуга, 10 февраль, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуга районы Морт авылында яшәүче Фәйзелхан Әхмәтҗанов үз акчасына ел ярым эчендә спорт залы төзеткән.

«Спорт залы ике көрәш келәменә исәпләнгән. Без көрәш белән шөгыльләнү өчен төркемнәр, шулай ук тренерлар туплыйбыз. Барлыгы алты төркем җыярга планлаштырабыз. Спорт залы күптән әзер, әмма пандемия аркасында, аны ачу бераз тоткарланд», — дип аңлатты Фәйзелхан Гарифҗан улы.

Бүгенге көндә бу бинада җылы, якты, караучылар өчен дә, көрәш белән шөгыльләнүче балалар өчен дә барлык шартлар тудырылган. Авыл җирлеге башлыгы Фаиз Закиров сессия барышында Фәйзелхан Әхмәтҗановка мондый спорт комплексы төзелеше өчен рәхмәт әйтте.

Үз вакытында ул гомеренең 20 елын спортка багышлаган, ә соңгы 30 елда авыл хуҗалыгы белән дә шөгыльләнә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100