news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә бадминтон буенча Раштуа турниры узды

«Барс» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр берничә яшь категориясендә үзара көч сынашты.

Зәйдә бадминтон буенча Раштуа турниры узды
https://zainsk.tatarstan.ru/

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). 6 гыйнвар көнне Зәйнең спорт-сәламәтләндерү комплексында бадминтон буенча Раштуа турниры узды. «Барс» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр берничә яшь категориясендә үзара көч сынашты. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.

2011-2012 елгы малайлар арасында 1нче урынны Илья Данилов, 2нче урынны Кәрим Мингалиев, 3нче урынны Кәрим Минибаев алды. 2010-2011 елгы малайлар арасында 1нче урында Богдан Спиридонов, 2нче урында Эмиль Сухих, 3нче урында Гадел Лотфуллин булды. 2006-2007 елгы малайлар арасында 1нче урынга Рим Бикмиев, 2нче урынга Ратмир Бикмиев, 3нче урынга Линар Минеев иреште.

2011-2012 елгы кызлар арасында 1нче урынны Әдилия Фаршатова, 2нче урынны Әминә Әхмәтҗанова, 3нче урынны Мария Мухина яулады. 2009-2010 елгы кызлар арасында 1нче урын Дарина Терешина, 2нче урын Зәринә Әрифулова, 3нче урын Кира Данилова. 2006 елгы кызлар арасында Анастасия Ермилова (1нче урын), Ксения Данилова (2нче урын), Алинә Минибаева (3нче урын) җиңү яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100