Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия автоузышчысы «Дакар» раллиенда катнашу бәясе турында сөйләде
Легендар раллида бер йөк машинасының катнашу бәясе - 39,4 мең евро.
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия автоузышчысы Анастасия Нифонтова бу көннәрдә Согуд Гарәбстаны чүлләрендә уза торган быелгы «Дакар» раллиенда катнашу бәясе турында сөйләде.
«„Дакар“ ның старт битендә иң арзанлы вариант — ул механикларсыз һәм командадан башка original by Motul зачетында мотоцикл яки квадроциклларда катнашу. Бу 15700 еврога төшәчәк. Әгәр сез үзегез белән техник автобус аласыз икән - плюс 4500 евро, әгәр ассистанс внедорожнигы булса - плюс 2500 евро. Инде уңайлыклары булган кемперда йокларга теләсәгез - тагын 7000 евро.
Команданың һәр әгъзасы өчен (ә бер техникада, ким дигәндә, ике кеше булырга тиеш) плюс 10 мең евро. Нәтиҗәдә, мотоцикл командасы бәясе 37 мең евродан башлана. Әмма самолетка билетлар, кунакханәдә яшәү, навигация арендасы, туклану һәм башкалар турында да онытмыйк», - дип яза Нифонтова «ВКонтакте» социаль челтәр битендә.
Автоузышчы шулай ук йөк машиналары ярышларында катнашу бәяләре турында да сөйләде: «Йөк машиналары. Бер данәгә 39400 евро, өстәмә, зур йөк машиналары өчен 10ар мең евро. Команданың һәр әгъзасы өчен 10ар мең евро (“КАМАЗ"да 70 кешедән торган команда). Монда инде бюджет миллион евродан артып китә».
Нифонтова сүзләренә караганда, старт взносларына паромда Европа техникасын Согуд Гарәбстанына илтү, узышчыларны иминиятләштерү, таможня процедуралары белән идарә итү, бивуакта туклану, «Дакар»да катнашучы логосын куллану рөхсәте керә.
Бүген, кичәге ял көненнән соң, «Дакар»да раллиның 7нче этабы уза. Исегезгә төшерәбез, «КАМАЗ-мастер» командасы вәкиле Дмитрий Сотников генераль классификациядә йөк машиналары зачетында алда бара. Ул алты ярышның дүрт этабында җиңү яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз