news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» рәттән икенче уенында капкасын «коры» калдырды

Казан хоккейчылары «Металлург» командасын җиңде.

«Ак Барс» рәттән икенче уенында капкасын «коры» калдырды
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Магнитогорск шәһәренең «Металлург» командасына каршы уенда җиңде. Матч 3:0 исәбе белән төгәлләнде. Узган уенда да «Ак Барс» алка керттермәгән иде.

«Ак Барс» рәттән икенче уенын, бер алка да керттермичә, капкасын «коры» калдырды. 6 декабрь көнне Казан хоккейчылары «Автомобилист»ны 2:0 исәбе белән җиңгән иде. «Автомобилист»ка каршы уенда капканы Адам Рейдеборн саклаган иде, бүген бозга төп капкачы буларак Тимур Билалов чыкты.

Беренче период. Унбишенче минутта алка «Металлург» капкасына үз команда уенчысына тиеп керде, гол Найджел Доус исәбенә язылды (1:0).

Икенче период. Унҗиденче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Стефан Да Коста гол кертте (2:0).

Өченче период. Уникенче минутта Станислав Галиев «Металлург» капкасына өченче алканы кертте (3:0).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Рейдеборн);
  • Доус — Да Коста — Тихонов, Яруллин — Викстранд;
  • Галиев — Бурмистров — Зарипов, Лямкин — Рукавишников;
  • Лукоянов — Глухов — Воронков, Педан — Хенкель;
  • Петров — Кормье — Фисенко (Емец), Лучевников.

«Металлург»

  • Кошечкин (Заһидуллин);
  • Чибисов — Расмуссен — Плотников, Яковлев — Мартынов;
  • Мозякин — Нестрашил — Бек, Хольм — Минулин;
  • Кошелев — Неколенко — Карпов, Пашнин — Земчёнок;
  • Песонен — Швырёв — Потехин (Юров), Николаев.

Киләсе уенны «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» — «Динамо» матчы 11 декабрь көнне 19:30 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100