news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга кыска дистанциядә йөзү буенча Европа чемпионаты флагын тапшырдылар

Символны тапшыру тантанасы Глазгода 2019 елгы Европа чемпионаты төгәлләнгәннән соң үткәрелде.

Казанга кыска дистанциядә йөзү буенча Европа чемпионаты флагын тапшырдылар
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Кичә Глазгода 2021 елда кыска дистанциядә йөзү буенча Европа чемпионаты флагын тапшыру тантанасы булды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Бу көнне Шотландиядә быелгы чемпионат төгәлләнде. Сүз уңаеннан, Россия җыелма командасы анда 13 алтын медаль яулады һәм гомуми зачетта лидер булды. Ярышлар тәмамланганнан соң Европа йөзү лигасы бюросы (LEN) һәм 2019 елгы Европа чемпионаты вәкилләре «Толкросс» халыкара йөзү үзәгендә Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальниковка флагны тапшырды.

«Беркемдә дә Казанның әлеге чемпионатны һәм 2024 елда спортның судагы төрләре буенча Европа чемпионатын иң югары дәрәҗәдә үткәрә алу-алмавына бәйле сораулар тумады», - диде Сальников барысының да ТР башкаласының заявкасын хуплавын искәртеп.

news_right_1
news_right_2
news_bot