news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарда Россия Герое Алексей Кораблев Кубогына кул көрәше үткәрделәр

Спас районыннан турнирда катнашучы 13 спортчыдан яртысыннан артыгы бу көнне мактау пьедесталына күтәрелде.

Болгарда Россия Герое Алексей Кораблев Кубогына кул көрәше үткәрделәр
spas-rt.ru

(Спас, 9 декабрь, «Татар-информ», «Яңа тормыш», Владимир Корнилов). Болгарның «Олимп» спорт залында Россия Герое Алексей Кораблев Кубогына кул көрәше буенча төбәкара турнир узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Турнирда Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан, Киров өлкәсеннән килгән 8 яшьтән 15 яшькә кадәрле 150 артык яшь спортчы катнашты. Турнирның төп максаты — үсеп килүче буынны патриотик рухта, чын ир-егетләр итеп тәрбияләү.

Көн дәвамында ике мәйданчыкта яшь спортчылар арасында чын тамашага әверелгән бил алышулар барды. Турнир бәйгеләрен хәрби бәрелеш ветераннары, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, «Батырлык өчен» һәм «Сугышчан батырлыклары өчен» медальләренә лаек булган Ринат Шәрипов, Батырлык ордены кавалеры Серафим атакай (Сергей Карпухин), Евгений Андронов күзәтеп торуы аларга өстәмә көч һәм дәрт бирде.

Бәрелешләр тәмамланганнан соң, җиңүчеләргә бүләкләрне Алексей Кораблев үзе тапшырды. Спас районыннан турнирда катнашучы 13 спортчыдан яртысыннан артыгы бу көнне мактау пьедесталына күтәрелде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100