Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан марафоны вакытында берничә урамда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк
10 һәм 10 октябрьдә башкалада «Милләт кроссы» һәм Казан марафоны ярышлары була.
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Казан марафонын әзерләү һәм уздыру вакытында Татарстан башкаласында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк һәм кайбер автобусларның һәм троллейбусларның хәрәкәт схемалары үзгәртеләчәк. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Транспорт хәрәкәте өчен шәһәр үзәгендәге түбәндәге юл участоклары ябыла: Кремль яр буе, Уң як Болак һәм Сул як Болак, Чернышевский, Сәетгалиев, Сәлимҗанов һәм башкалар, шулай ук «Үзәк» һәм «Ак Барс Арена» стадионнары янындагы территория, Кремль дамбасы һәм Миллениум күпере.
Моннан тыш, 6, 15, 22, 28, 28а, 29, 35, 35а, 37, 43, 54, 74, 89 номерлы автобус маршрутларының һәм 7 номерлы троллейбус маршрутының хәрәкәт итү схемалары вакытлыча үзгәрә.
10 октябрьдә Казанда Россиядә иң зур йөгерү бәйрәме — «Милләт кроссы» узачак. Анда 10 меңнән артык кеше катнашыр, дип көтелә. Татарстан Республикасы башкаласында «Милләт кроссы» трассасы «Ак Барс Арена» территориясе буйлап уза. Программада 1 чакрым, 2 чакрым һәм 3 чакрым дистанциягә йөгерү каралган. Ярышлар 9.00 сәгатьтә башлана.
Татарстан башкаласында йөгерү сезоны 11 октябрьдә Казан марафоны белән тәмамлана. Профессиональ спортчылар һәм һәвәскәрләр маршрут буенча шәһәрнең төп истәлекле урыннары — Кабан күле, Меңьеллык паркы һәм Казан Кремле — тирәли йөгерәчәк. Ярышлар Үзәк стадионда 7.00 сәгатьтә башлана, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз