Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Свердловск өлкәсендә нәфис гимнастика остасы Лилия Нәҗметдиновага һәйкәл куелды
Лилия Нәҗметдинованың сеңелләре — СССРның атказанган, мактаулы спорт мастерлары Розалия, Әлфия һәм Илмира Нәҗметдиновлар.
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Легендар спортчы-рәссам Лилия Нәҗметдиновага һәйкәл ачылды. Аның ярдәмендә Свердловск өлкәсендә нәфис гимнастикага нигез салынган. Чарада Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов та катнашты.
Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр иткәнчә, Лилия Нәҗметдинованың сеңелләре — СССРның атказанган, мактаулы спорт мастерлары Розалия, Әлфия һәм Илмира Нәҗметдиновлар.
Һәйкәл Карелия Габбро-Диабаз гранитыннан эшләнгән, икенче ягын рәссам Михаил Калинин ясаган. Ул Лилия Нәҗметдинова образын ике кыршау белән хәрәкәттә чагылдырган. Гравировкасы сусаль алтын белән эшләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз