Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәнең бокс мәктәбе укучысы Россия чемпионаты призеры булды
Чарага бөтен илдән 400гә якын иң яхшы спортчы җыелды.
(Бөгелмә, 9 сентябрь, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Татарстан боксчылары 27 августтан 4 сентябрьгә кадәр Кемеровта узган Россия чемпионатында ике бронза һәм бер көмеш медаль алды. Чарага бөтен илдән 400гә якын иң яхшы спортчы җыелды.
Турнир нәтиҗәләре буенча Мактау пьедесталының өченче баскычына бөгелмәлеләр Шамил Котлубаев һәм Антон Зайцев күтәрелде. Ә 49 кг авырлык категориясендә Игорь Царегородцев көмеш медаль яулады.
Узган турнир нәтиҗәләре буенча иң яхшы спортчылар Белградта узачак 2021 елгы дөнья чемпионатына юллама өчен көрәшәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз