news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен бушлай спорт залы ачылды

Махсус тренажерлар куелган зал шәһәрнең ярдәмчел кешеләренең иганәләре ярдәмендә барлыкка килгән.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда «Талантика» яшүсмерләр клубының беренче катында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен спорт залы ачылды. Биредә алар махсус тренажерларда бушлай шөгыльләнә алачак, Бу турыда Казан мәриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Спорт залы Окольная урамы, 94 адресы буенча урнашкан. Әлеге җайланмалар аларга буыннарга дөрес йөкләнеш бирергә һәм мускулларның төп төркемнәрен эшләргә ярдәм итәчәк.

Спортзал тулысынча «Уңайлы мохит» программасы таләпләренә җавап бирә, шуңа күрә ата-аналар балаларны инвалид коляскаларында яки башка җиһазларда тыныч кына китерә алачак, дип хәбәр итә «Альпари» хәйрия фондының матбугат хезмәте.

Аны Казан шәһәре башкарма комитеты, «Яшүсмер» яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клублары берләшмәсе» һәм шәһәрнең ярдәмчел кешеләренең иганәләре ярдәмендә ачканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100