news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алинә Заһитова Россия җыелма командасының контроль ярышларында катнашмаячак

Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы «Ледниковый период» телевидение проектының алып баручысы булачак.

Алинә Заһитова Россия җыелма командасының контроль ярышларында катнашмаячак
https://fsrussia.ru/

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Россия җыелма командасының контроль ярышларында катнашмаячак. Бу турыда Россия тимераякта фигуралы шуу федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мин 12-13 сентябрьдә контроль ярышларда катнашмаска карар кылдым, чөнки хәзерге вакытта миңа үземне яңа вазифада, «Ледниковой период» алып баручысы сыйфатында сынап карарга кызык. Минем үтенечемә аңлап каравыгызны сорыйм», — дигән Алинә Заһитова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100