news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Физкультурачылар көнендә  Актанышта яңа  спорт мәйданчыгы ачылды

Бу көнне видеойөреш тә булды.

 Физкультурачылар көнендә  Актанышта яңа  спорт мәйданчыгы ачылды
http://aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 9 август, «Татар-информ», «Актаныш таңнары»). 8 августта Актанышта Физкультурачылар көнен бәйрәм итү Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда велойөреш белән башланып китте. Шул ук көнне яңа спорт мәйданчыгы ачылды.Велосипедчылар йөрешен сәламәт яшәү рәвеше алып баруда үзе үк үрнәк күрсәтүче Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкләде. Бу турыда район басмасы хәбрә итә.

Велосипедчыларыбыз үзәк стадионнан кузгалып, Мәдәният, Ленин, Җиңү парклары аша узып, 57 бистәгә чыгучы олы юлга чыкты. Яңа спорт мәйданчыгы ачылачак «Лачын» боз спорт сараенда велосипедчыларны боз сарае директоры Рамил Галиев та велосипедта каршы алды.

Энгель Нәвап улы тантанага килүче яшьләрне, спорт ветераннарын сәламләп, физик культура, спорт өлкәсе хезмәткәрләрен, спортчыларны һәм тренерларны физкультурачылар көне, шулай ук яңа спорт объекты ачылу белән котлады.

Спорт объекты Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм торак пунктларында универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы кысаларында төзелгән һәм файдалануга тапшырылган.

Волейбол мәйданчыгы — әлеге программа нигезендә төзелгән 14нче спорт мәйданчыгы. Технология техникумы, сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназия, «Бүләк» лагере территориясендә, Чишмә җирлегендә төзелгән спорт мәйданчыклары белән бергә аларның саны 18 гә җитә.

Физкультурачылар көне сөенечле мизгелләр белән үрелеп барды. Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов мәйданчык ачылу тантанасында спорт ветераннары Мөдәрис Ханов, Фәнис Маликов, Ленар Ибнеев, Фирдәвис Әхмәтов, Мәксүт Әхтәмов, Булат Сафинга ГТОның алтын билгесен тапшырды.

Мәйданчыкны ачып, кызыл тасмалар киселгәннән соң, спорт ветераннары «Лачын» спорт мәктәбенең 2005 елгы хоккей командасы белән дусларча баскетбол уенында очрашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100