Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«КАМАЗ-мастер» пилоты спорт йөк машиналарының өйгә кайтуы сурәтләнгән видео күрсәтте
Николаев экипажы «Ефәк юлы» раллиенда йөк автомобильләре зачетында дүртенче урынны алды.
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). «КАМАЗ-мастер» командасы пилоты Эдуард Николаев Instagram социаль челтәрендә «КАМАЗ» спорт йөк машиналарының «Ефәк юлы» раллиенда катнашканнан соң өйгә кайту күренеше сурәтләнгән видео күрсәтте.
«Безнең ярыш автомобильләр командасы һәм техник хезмәт күрсәтү транспорты өйгә таба хәрәкәт итә. Бүген команда Курганга килә, анда төн куну планлаштырылган. Машиналар һәрвакыт үз көчләре белән бара», — дип сөйләде Николаев. Аның экипажы «Ефәк юлы» раллиенда йөк автомобильләре зачетында 4нче урынны алды.
Исегезгә төшерәбез, «Ефәк юлы»нда өченче тапкыр «КАМАЗ-мастер» командасының башка вәкиле — Дмитрий Сотников җиңүче булды. Ул раллида К5 буынының яңа йөк машинасында узышты.
Яңартылган «КАМАЗ»ның беренче триумфы: К5 йөк автомобиле «Ефәк юлы» раллиенда җиңде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз