news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Зарипов «Ак Барс» белән яңа килешү төзеде

Данис Зарипов — КХЛ тарихында биш тапкыр Гагарин кубогы алган бердәнбер уенчы.

Данис Зарипов «Ак Барс» белән яңа килешү төзеде
Рамил Гали

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). 40 яшьлек форвард Данис Зарипов «Ак Барс» хоккей клубы белән яңа килешү имзалады. Килешү 1 елга исәпләнгән.

Казан хоккей клубының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Казан клубы капитаны узган сезонда 40 матчта катнашкан һәм «+12» файдалылык күрсәткече белән 23 (7+16) очко җыйган.

Данис Зарипов — КХЛ тарихында биш тапкыр Гагарин кубогы алган бердәнбер уенчы, аның өчесен ул «Ак Барс» составында уйнаганда алды. Һөҗүмче өчен киләсе сезон «Ак Барсның» 17 нче составында башланачак. Данис Зарипов «Ак Барс» командасы составында Россия чемпионатларында 887 матч уздырган һәм 633 (288+345) очко җыйган.

«Данис белән контрактны озайту — „Ак Барс“ һәм Татарстан өчен зур вакыйга. Данис Зарипов клуб һәм республика өчен уенчы булудан да зуррак. Без бер-беребез белән күптән таныш һәм барлык мәсьәләләр буенча да үзара аңлау булуга шатмын. Данис үзенең ролен аңлый һәм безгә ярдәм итте. „Ак Барс“ аның үз клубы һәм Данис командага куелган максатларына ирешү өчен барысын да эшләячәген беләбез», — дип фикерен белдерде «Ак Барс» генераль менеджеры Марат Вәлиуллин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100