news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Газизов «Спартак» футбол командасының генераль директоры итеп билгеләнде

Сишәмбе «Спартак» командасында генераль директов вазифасын үтәгән Томас Цорнның эштән китүе билгеле булган иде.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Мәскәүнең «Спартак» футбол командасының генераль директоры итеп Шамил Газизов билгеләнде. Бу хакта 8 июльдә «Спартак» футбол командасы җитәкчесе Леонид Федун ТАСС агентлыгына хәбәр итте.

7 июльдә «Спартак» клубының генераль директоры Томас Цорнның эштән китүе билгеле булган иде.

Шамил Газизов «Уфа» клубының генераль директоры булган. Чәршәмбе «Тинькофф» турының Россия премьер-лигасында Уфа клубы «Ростов»ны «2:1 нәтиҗәсе белән җиңгән иде.

«Уфа» командасының җиңүен белгәннән бирле хисләрем ташып тора. Команданың турнир лидерлары төркемендә торуы мөһим. «Спартак»ка килгәндә, Леонид Арнольдович белән берничә очрашудан соң мин карарга килдем. Минем өчен бу зур җаваплылык. Барысы да яхшы булыр дип ышанасым килә», — дигән Шамил Газизов.

Газизов 2011 елдан башлап «Уфа» клубының генераль директор була. Ул эшләгәндә, Уфа клубы үз тарихында беренче тапкыр ил чемпионатының элиталы дивизионына чыкты. 2017-2018 сезоны нәтиҗәләре буенча, «Уфа» Россия премьер-лигасы турнир таблицасында алтынчы урынны яулады. Шулай ук аларның Европа Лигасында да уйнау мөмкинлекләре бар иде, әмма команда турнир төркем этабына чыга алмады, диелә хәбәрдә

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100