news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлы Идрисов Универсиадада йөз метрга йөгерүдә финалга чыкты

Идрисов беренче ярымфиналда, дистанцияне 10,48 секундта үтеп, дүртенче урын алды

 (Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Россия җыелма командасындагы Татарстан вәкиле – Михаил Идрисов Казанда Универсиадада 100 метрга йөгерү ярышларында катнашты. Бүген Идрисов беренче ярымфиналда, дистанцияне 10,48 секундта үтеп, дүртенче урын алды.

Тагын бер россияле Александр Бреднев икенче ярымфиналда финишка алтынчы булып килде (10,51).

Финалдагы йөгереш соңрак булачак, дип хәбәр итә «Р-Спорт».

news_right_1
news_right_2
news_bot