news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов: “Бөтенроссия авыл уеннарын тиешле дәрәҗәдә үткәрәчәкбез”

Бүген Татарстан Президенты Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Виктор Зубковка ярышлар үткәрергә әзерлек турында белдерде

(Алабуга, 9 июль, "Татар-информ", Михаил Миронов). Алабуга VIII Бөтенроссия авыл уеннарын үткәрергә әзер һәм тиешле дәрәҗәдә үткәрәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Виктор Зубковка белдерде.
Р.Миңнеханов сүзләренчә, оештыру комитетының йомгаклау утырышында район җитәкчелегенең инфраструктураны әзерләү турындагы доклады тыңланды. “Спортчылар һәм судьялар корпусы да тулы тәртиптә”, - дип белдерде Татарстан Президенты.
Республика башлыгы сүзләренчә, һава шартларын исәпкә алып, куркынычсызлык мәсьәләләренә зур игътибар бирелгән. Сәламәтлек саклау министры медицина хезмәтләренең әзерлеге турында доклад белән чыгыш ясады. “Бөтенроссия җәйге авыл уеннарын үткәрүгә барысы да әзер”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
“Без сезнең командага, РФ Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгына, "Урожай" спорт җәмгыятенә рәхмәтле, - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты Виктор Зубковка. – Ярышларны яхшы үткәрербез дип ышанам”.
ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов белдерүенчә, ярышларда 66 төбәк һәм 4 агрохолдинг командалары катнаша, гомумән, 2500 кеше. 
Ярышлар бүген иртән башланды, ә рәсми ачу тантанасы бүген 16 сәгатькә билгеләнгән. Уеннар 13 июльдә тәмамланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot