“Динамо-ТТГ” ил Кубогының башлангыч этабындагы соңгы матчта җиңүгә иреште

Казанның “Динамо-ТТГ” волейболчылары “Урал” төркемендә Россия Кубогы ярышларының башлангыч этабындагы соңгы матчта җиңүгә иреште
(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Казанның “Динамо-ТТГ” волейболчылары “Урал” төркемендә Россия Кубогы ярышларының башлангыч этабындагы соңгы матчта җиңүгә иреште. Казанның Тынычлык бистәсендәге базада “Динамо-ТТГ” фарм-клубы уенчылары “Урал” (Уфа) командасының икенче составындагы “коллегаларын” отты.
Әлеге базада казанлылар 5 матчның икесендә отты, “Урал-2” командасыннан тыш, тайбректа Оренбургның “ТНК-ВР” волейболчыларын бирелдерде һәм башлангыч этап нәтиҗәләре буенча дүртенче урынга лаек булды. Бу “Динамо-ТТГ” уенчыларына спорт принцибы буенча ярымфинал этабына үтәргә мөмкинлек бирде.
Ярымфинал этабы уеннары 25-28 сентябрь көннәрендә 4 төркемдә узачак. Төркемдә җиңгән командалар турнирның “Дүртлек финалы”на чыга.
«Динамо-Таттрансгаз» - «Урал-2» - 3:0 (25:22, 25:22, 27:25).