Чирмешән районы мәктәпләренең җидесендә шахмат зонасы эшли

Депутат өстәл, бер комплект өстәл шахматы, махсус сәгать һәм танылган шахматчыларның портретларын бүләк иткән.

(Чирмешән, 9 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов ярдәме белән Чирмешәннең 2нче мәктәбендә дә шахмат зонасы булдырдылар.

Республиканың гомум белем бирү учреждениеләрендә шахмат зоналары ачу буенча «Бердәм Россия» сәяси партиясенең махсус проекты кысаларында районда җиде мәктәптә шахмат зонасы ачылды.

Депутат җибәргән бүләкләрне — өстәл, бер комплект өстәл шахматы, махсус сәгать һәм танылган шахматчыларның портретларын укучыларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова тапшырды. Затлы бүләккә укучылар да, мәктәп коллективы да бик шатланды.

Әлеге мәктәптә укучылар — яшь шахматчылар бу интеллектуаль уен белән башлангыч сыйныфлардан ук шөгыльләнә башлый. Бәйгеләрдә дә еш катнашалар, уңышлары да бар. Аларның гади генә шахматлары булган, әлегә кадәр шуларда уйнаганнар. Инде мәктәпнең икенче катындагы коридорында шахмат зонасы булдырылды.

Якын көннәрдә «Шешмаойл» җитәкчелеге тагын 10 мәктәпне шахмат зоналы итәргә ышандырган.