news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары плей-офф этабының икенче раундына узды

«Ак Барс» Түбән Новгород командасын 4:0 исәбе белән җиңде.

«Ак Барс» хоккейчылары плей-офф этабының икенче раундына узды
Илнар Төхбәтов/архив

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Түбән Новгородта 4:1 исәбе белән «Торпедо» командасын җиңде һәм плей-офф этабының икенче раундына үтте.

Хоккей командалары дүрт җиңүгә хәтле уйнады, оттырган команда Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп калды. «Ак Барс» — «Торпедо» каршылыгында Казан командасы бер уенда да җиңелмәде, серия исәбе - 4:0. «Ак Барс»ның киләсе раундтагы көндәше әлегә билгеле түгел.

Беренче периодта голлар булмады.

Икенче периодның беренче минутында «Ак Барс» сакчысы Андрей Педан исәпне ачты (0:1). Өченче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Найджел Доус «Торпедо» капкасына икенче алканы кертте (0:2). Сигезенче мтнутта, Казан командасы азчылыкта калганда, Иван Чехович исәпне 1:2 итте. Унберенче минутта Виктор Тихонов гол кертте (1:3).

Өченче период. Унсигезенче минутта Станислав Галиев «Ак Барс» өчен дүртенче алканы кертте (1:4).

Командалар составы:

«Торпедо»

  • Кочетков (Тихомиров);
  • Чехович — Миле — Җафаров, Пайгин — Уайдмэн;
  • Шенфельд — Клус — Терри, Остин — Орлов;
  • Варнаков — Дер-Аргучинцев — Гончарук, Марин — Мишарин;
  • Ураков — Белевич — Веряев, Дробин.

«Ак Барс»

  • Билалов (Голубев);
  • Доус — Да Коста — Тихонов, Викстранд — Мёрфи;
  • Лукоянов — Глухов — Фисенко, Педан — Хенкель;
  • Песонен — Кормье — Петров, Лямкин — Юдин;
  • Галиев — Галимов — Воронков (Сафонов), Журавлёв.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100