news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вәлиеваның һәм Россия җыелма командасының Олимпиада алтын медален алырга мөмкиннәр

Олимпиадада фигуралы шууда команда ярышлары нәтиҗәләре буенча Россия җыелма командасын алтын медальләр белән бүләкләү допинг-тест нәтиҗәсе аркасында кичектерелә.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Артур Хәлилуллов). Допинг белән бәйле җәнҗал аркасында Камилә Вәлиеваны һәм фигуралы шуу буенча Россия җыелма командасын Олимпиадада яулаган алтын медальләрдән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Олимпиадада фигуралы шууда команда ярышлары нәтиҗәләре буенча Россия җыелма командасын алтын медальләр белән бүләкләү допинг-тест нәтиҗәсе аркасында кичектерелә. Бу хакта Inside the Games порталы хәбәр итә.

Чыганак мәгълүматлары буенча, әлегә кемнең тестына карата сораулар тууы билгеле түгел. Тимераякта шуучыларның халыкара берлеге бу хәлгә инде реакциясен белдерде. «Хәл кичә туды, һәм монда Халыкара Олимпия комитеты белән юридик консультацияләр таләп ителә», — диелә мөрәҗәгатьтә. Бүләкләү тантанасы кичә үк узарга тиеш иде.

Исегезгә төшерәбез, фигуралы шуу буенча Россия җыелма командасы команда турнирында алтын медальләр яулады. Ә Камилә Вәлиева ирекле программада ялгыз шуучы хатын-кызлар арасында турнирны ышанычлы җиңү белән тәмамлады.

Камилә Вәлиеваның искиткеч чыгышы һәм фигуралы шуу буенча Россия җыелма командасының команда турнирында өстенлекле җиңүен тренерлар штабының сәер карарлары ямьсезләде. Әлеге карарлар шәхси зачетта тагын да дәрәҗәлерәк ярышларда тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Алга таба Олимпиадада фигуралы шуу буенча шәхси ярышлар узачак. Камилә Вәлиева, Александра Трусова һәм Анна Щербакова бозга 15 февральдә кыска программа белән чыгачак.

Элегрәк абруйлы The Wall Street Journal басмасы Камилә Вәлиеваның Пекин Олимпиадасында фигуралы шуу буенча команда турнирында ясаган чыгышын көн яңалыгы дип атаган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100