Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Питрәчтә чаңгы базасы ачтылар
13 февральдә, наратлык стадионында «Россия чаңгы юлы-2021» традицион массакүләм чаңгы ярышлары узачак.
(Питрәч, 9 февраль, «Татар-информ», «Алга», Илшат Гайсаров). Питрәчтә тантаналы рәвештә чаңгы базасын ачтылар. Район башлыгы Илһам Кашапов һәм биатлон федерациясе башкарма директоры Артур Сабитов Кунакларны, яшь спортчыларны һәм спорт ветераннарын объект ачылышы белән котлады.
Җавап сүзе белән спорт ветераны, питрәчле Владимир Иванов чыгыш ясады. Ул республика һәм район җитәкчелегенә спортны үстерүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Аннары «Татлизинг» генераль директорының капиталь төзелеш буенча урынбасары Илнар Кәримов Питрәч комплекслы спорт мәктәбе директоры Илшат Шәфигуллинга чаңгы базасыннан символик ачкыч тапшырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Бездә 1,5 километр озынлыкта яктыртылган чаңгы трассасы эшли. Базада йөзгә якын чаңгы һәм 20дән артык тимераяк бар, аларны прокатка алырга мөмкин. Чаңгы базасы янында кечкенә шугалак бар», — дип сөйләде Илшат Шәфигуллин.
Чаңгы базасын ачу тантанасыннан соң барлык теләүчеләр дә 1500 метр арада спринт-ярышта катнашты.
Бу шимбәдә, 13 февральдә, наратлык стадионында «Россия чаңгы юлы-2021» традицион массакүләм чаңгы ярышлары узачак. 10.00 сәгатьтә катнашучыларны теркәү һәм тантаналы ачу планлаштырылган. 11.00 — беренче старт, анда 5-8 сыйныфта укучы кыз һәм малайлар чыгачак. Аннан соң 9-11 нче сыйныфлар. Алар 1,5 километр арада узышачаклар. Ярышларда шулай ук ветераннар һәм оешма җитәкчеләре дә катнашачак. Ир-атлар арасында дистанция 3 километр булачак.
Фиништан соң барысын да кайнар чәй һәм тәмле коймак көтә. Соңыннан җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү һәм рәсми ябылу тантанасы булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз