news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә районында беренче тапкыр Хоккей фестиваленә җыелдылар

Анда бары тик Әтнә районыннан гына 150 бала катнашты.

Әтнә районында беренче тапкыр Хоккей фестиваленә җыелдылар
atnya-rt.ru

(Әтнә, 9 февраль, «Татар-информ», «Әтнә таңы», Гөлнар Мөхәмәдҗанова). Әтнә районында беренче тапкыр «Әтине, әнине һәм хоккейны яратам» дип исемләнгән зур Хоккей фестивале бара. Әлеге бәйрәмне Татарстан Хоккей федерациясе район белән берлектә үткәрә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Киң күләмле әлеге чара район эчендә генә үтә, республика районнары катнашмый. Бу зур бәйгедә район мәктәпләреннән җыйналган 150 укучы катнашып, үзенең көчен сынап карады.

Моннан тыш карарга, катнашучыларга көч биреп торырга район мәктәпләрендә укучылар килгән. Кыскасы, «Ашыт» спорт комплексы каршындагы хоккей мәйданчыгы шау-гөр килеп тора. Аниматорлар күңелне күтәрә.

«Әлеге фестиваль дивизионлап үткәрелә, Әйтик, 6 дивизион була. Дивизионнар А, Б, В. Г, Д, Е дип бүленә. Бер дивизионда өч кешедән торган 8 команда — бер дивизионда 24 укучы катнаша. Алты дивизионда — 144 бала. А белән Б да — кызлар гына, В, Г да — 8-12 яшьлек, 12-14 яшьлек малайлар гына, Д, Е да — гаиләләр генә — мәктәпләрдән килә әти-әни һәм бала», дип аңлатты районның спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин.

Шугалак — боз мәйданчыгы өчкә бүленә, өч кешедән торган команда ясала. Хоккей уйнаучылар өчен кечкенә капкалар эшләнде. Моннан тыш, тагын 5 мәйданчык эшли, анда кабартылган-гигант хоккей, гигант баскетбол, батутлар белән эшләнгән, шулай ук киез итекле хоккей — монда катнашучылар да, карап торучылар да уйнап карый алачак.

Хоккей фестивалендә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100